Скачать 3.01 Mb.
|
Һади Такташ Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Караборынның дусты” хикәясе Дәрестән тыш уку. Һ. Такташ. “Картайдым шул”, “Пи-би-би-бип” Әмирхан Еники Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Курай”, “Бала” әсәрен уку, фикер алышу Гадел Кутуй Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Рөстәм маҗаралары” әсәрен уку, фикер алышу. “Сагыну” нәсере. Лирик герой кичерешләрендә Туган ил образы. Муса Җәлил Әдипнең тормыш юлы. “Җырларым”, “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” әсәрләре. Фатих Кәрим Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Үлем уены” . “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”. Лирик герой күңелендәге халкын ярату хисләренең чагылышы. Дәрестән тыш уку. С. Хәким. “Колын”, Н. Баян. “Сандугачка” (1с) Абдулла Алиш Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. А. Алиш әкиятләрендәге образлар системасы, төп мативлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары. Мостай Кәрим Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Озын-озак балачак” әсәре. Шәүкәт Галиев Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Балалар дөньясындагы конкрет вакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылышы. Г. Сабитов Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Ярсулы яз” хикәясе. Атилла Расих Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Хәвефле сынау” әсәрен уку, фикер алышу. Нәкый Исәнбәт Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Хуҗа Насретдин” әсәре. Насретдин – халыкның зирәклеген һәм үлемсезлеген раслаучы образ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 КЛАСС Татар халык җырлары. Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”), “Өзелгән өмет”. Галиәсгар Камал. “Беренче театр”. Сәгыйть Рәмиев шигырьләре. “Җәмилә”, “Сүзем һәм үзем”. Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”. Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы. Хәсән Туфан шигырьләре. Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”. Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”, “Уракчы кыз”. Гариф Гобәй. “Маякчы кызы”. Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”. Ибраһим Гази хикәяләре. Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”. Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” Ләбибә Ихсанова “Наил белән Фаил”. Туфан Миңнуллин “Авыл эте Акбай”. Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”. Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ 7 КЛАСС Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре. “Сөембикә бәете”. “Сак-Сок” бәете. К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина” (өзекләр). Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек”. Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил...”, “Җәй үтте...”, “Видагъ”. “Замана”, “Каләмгә хитап” Һ .Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләре. М.Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. “Агыйдел” (өзекләр). С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”, “Колын” Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга” (сайлап). Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен”, “Кыр казы” “Кыңгыраулы яшел гармун”. Р.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”. Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”.-ст Н.Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма”. Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте. Х.Сарьян “Бер ананың биш улы” (өзекләр) Р.Гаташ шигырьләре. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ 8 КЛАСС Уку һәм анализлау өчен: «Идегәй». Дастан героеның тарихи җирлеге. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең хәл ителеше. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы. Дастан турында төшенчә. Укып фикер алышу өчен: Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе» (телен гадиләштереп һәм кыскартып алына). Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы күркәм мөнәсәбәтләрнең төгәл чагылдырылуы. Салих карт холкындагы уңай сыйфатлар, кайбер ярамаган шөгыльләре. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында кыскача белешмә. Уку һәм анализлау өчен: М. Фәйзи. Драматург турында белешмә. «Галиябану». Рольләргә бүлеп уку. Олы, саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе. Бу конфликтның хәл ителешендә кешеләр холкының роле. Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары. Әсәр тукымасында реалистик һәм романтик алымнар. Сәнгатьле детальләрнең роле. Татар сәнгатендә музыкаль драма туу. Укып фикер алышу өчен: Ш. Камал. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Акчарлаклар» (бер бүлеге). Әсәрдә сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек. Дәрестән тыш уку өчен: Ш. Бабич. «Халкым өчен». Укытучы һәм укучылар сайлавы буенча тагын ике-өч шигыре. Уку һәм анализлау өчен: Н. Такташ. Шагыйрь иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. «Алсу»: яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы. «Киләчәккә хатлар»: утызынчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ныклы ышаныч белдерү. Поэмада хатлар формасы. Идея турында төшенчә. ) Дәрестән тыш уку өчен: һ. Такташ. «Мәхәббәт тәүбәсе». Укып фикер алышу өчен: Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек» (өзекләр). Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру. Әсәрнең автобиографик хасияте. Язучы турында кыскача белешмә. (4 сәгать) Дәрестән тыш уку өчен: Р. Фәйзуллин. «Якты моң», «И кардәшем», «Бер хаҗәтсез кайчак...», «Бишбармак», «Гөмбәзләре — кояшмыни!..», «Үлем белән үлемсезлек» (укытучы сайлавы буенча). Уку һәм анализлау өчен: М. Җәлил. «Тик булса иде ирек», «Соңгы җыр», «Серле йомгак». М. Җәлилнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү. Шигырьләренең язылу шартлары. Лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсулык. Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге төшенчәсе. «Сандугач һәм Чишмә». Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау. Укып фикер алышу өчен: Г. Әпсәләмов. Язучының биографиясе. «Алтын йолдыз» (өзекләр). Романда яшьләрнең романтик образлары. Холык-омтылышларның сугыш кырында сыналуы. Әсәрдә романтик пафос. Роман турында төшенчә. Дәрестән тыш уку өчен: Р. Төхфәтуллин. «Йолдызым». Уку һәм анализлау өчен: М. Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна». Повестьның тормыш материалыннан чыгып икегә бүленүе, бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы. Повестьта уздырылган фәлсәфи фикерләр, хикәяләүдә табигыйлек. Г. Афзал. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми характеристика. «Дөнья матур, дөнья киң» һ. б. шигырьләрендә (укытучы сайлавы буенча) Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигъри сурәтләр. «Мыштыбый». Юмор аша кеше батырлыгының чагылыш байлыгын күрсәтү. «Тәнкыйть сүзе», «Ялкау кызлар», «Өф-өф итеп». Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар кулланылу. Сатира турында төшенчә. Укып фикер алышу өчен: Н. Фәттах. Язучы иҗаты белән таныштыру. «Итил суы ака торур» (өзекләр). Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәт, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау. Сюжетка киеренкелек һәм җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. Тарихи роман турында төшенчә Дәрестән тыш уку өчен: Р. Батулла. «Сөенбикэ» романы. Уку һәм анализлау өчен: Т. Миңнуллин. Драматург турында белешмә. «Бәхетле кияү». Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе. Мөлаем, яратып көлү өчен кулланылган чаралар Укып фикер алышу өчен: А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар». Сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлык ларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы. Эчке кичерешләрнең төгәл чагылдырылуы. Язучы турында белешмә. Дәрестән тыш уку өчен: А. Расих. «Урланган хәзинә». Уку һәм анализлау өчен: С. Сөләйманова. «Туган җирем, эчкән суым!», «Кеше барыбер кошлар нәселеннән...», «Кеше», «Сулар ага, күлләр күккә бага...», «Этюд», «Тагын узды кыңгыраулы язлар...». Бу шигырьләрдәге хисләр байлыгы, күңел тибрәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы. Дәрестән тыш уку өчен: Ш. Галиев. «Камырша», «Утсыз төтен булмый», «Үзең нинди», «Тимерче Гомәр һәм гомер». Р. Харис. «Ант суы», «Борылышта» (укытучы һәм укучылар сайлавы буенча). ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ 9 КЛАСС Кереш Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан мөһим урыны. Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле. Аның үсеш баскычлары: меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтнең ятуы. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге турында төшенчә бирү. Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагылышы. Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. Шәрык әдәбиятының тәэсире. Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тормышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы. Болгар чоры әдәбияты Кереш. Идел — Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар. Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф». Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе. Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәрләргә нисбәте/ Фирдәүси һәм Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгаларында җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сәнгатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куелып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына тугрылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы. Хыянәт, саранлык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булырга тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуацияләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларында кешенең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле булуын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының сәнгатьчә эшләнеше. Композицион төзелеше. Шартлылык һәм фантастиканың, романтика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның укучыга эстетик тәэсире. Поэтик детальләргә игътибар, аларның халыкчанлыгы һәм сәнгатьлелеге. Әсәрнең традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. «Кыйссаи Йосыф» әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэсире, алга таба үстерелгән традицияләре. Әдәбият теориясе. Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Иҗатта традицияләр һәм яңалык (новаторлык). Алтын Урда чоры әдәбияты XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар. Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Мәхмүд Болгари, Рабгузый, Әхмәд Үргәнчи һ. б. язучылар әсәрләре, аларда чагылган суфичылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыклар. Сәйф Сарай. Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге. Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлес-тан бит-төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сәгъдидән килә торган фикерләрне тәрҗемәченең үзенекеләре белән аралаштыруы. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышлары. Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ. б. Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ. б. мәңгелек темаларның хәл ителүе. «Сөһәйл вә Телдерсен» дастаны. Идея-эстетик эчтәлеге, сәнгатьлелек ягыннан үзенчәлекләре. Дастанда сурәтләнгән табигать күренешләренең роле. Чагыштыру, метафоралар, аларның оригинальлеге. Дөньяны материалистик аңлауны чагылдырган детальләр, аларның ышандыру көче. Сәйф Сарай иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте. Әдәбият теориясе. Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбиятны үстерүдәге роле. Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар. |
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Получение нового качества образования учащихся муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Макуловская средняя общеобразовательная... |
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения средняя общеобразовательная |
||
Рабочая программа по технологии для обучающихся 4 общеобразовательного... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа п. Джонка». Рабочая программа составлена... |
Основная образовательная программа начального общего образования... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №8 г. Лениногорска» |
||
Основная образовательная программа основного общего образования (ооп... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «хову-аксынская средняя общеобразовательная школа» |
Основная образовательная программа основного общего образования муниципального... Средняя общеобразовательная школа №63 г. Брянска, рассмотрена педагогическим советом (протокол №7 от 18. 06. 2015), утверждена приказом... |
||
Пояснительная записка 2 Основная образовательная программа основного... Основная образовательная программа основного общего образования Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Средняя... |
Образовательная программа основного общего образования Муниципального... «Сатламышевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан |
||
Основная образовательная программа Муниципального бюджетного общеобразовательного... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Старо-Матакская средняя общеобразовательная школа» |
Приказ от 25. 08. 2014 №500 Основная образовательная программа дошкольного... Основная образовательная программа дошкольного образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная... |
||
Основная образовательная программа основного общего образования в... Основная образовательная программа основного общего образования муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Новокинерская... |
Инструкция администратора информационных систем персональных данных... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Средняя общеобразовательная школа №90" |
||
Программа внеурочной деятельности муниципального бюджетного общеобразовательного... Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения комсомольская средняя общеобразовательная школа |
Образовательная программа начального общего образования муниципального... «Средняя общеобразовательная школа №8» Левокумского муниципального района Ставропольского края |
||
Основная образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Требования к уровню подготовки выпускников |
Основная образовательная программа начального общего образования... |
Поиск |