Скачать 5.47 Mb.
|
Дүрт аяклы дусларыбыз.Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре.Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары. Без спорт яратабыз. Сәламәт булу кагыйдәләре. Җәйге, кышкы спорт төрләре. Яраткан спорт төре.Мәктәптә спорт ярышлары. Төрле спорт түгәрәкләре. Спорт белән шөгыльләнү. Спорт һәм ял. Спорт уеннары. Татарстан спорт командалары. Заманча спорт корылмалары. Атаклы татар спортчылары. Халыкара спорт. Светофор – минем дустым. Юл йөрү кагыйдәләре.“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы.Транспорт төрләре. Шәһәр урамында. Табигать һәм без. Татарстанның табигате. Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр, ел фасыллары. “Яшел планета” конкурсы.“Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләре. Табигатьне саклау. Экология проблемалары. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит. Туган җирем –Татарстан.Татарстанның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.Татарстанелгалары, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы.Шәһәрләр һәм авыллар. Татарстанда яшәүче милләтләр. Халыклар дуслыгы.Татарстанның башкаласы – Казан, аның бүгенге йөзе, тарихи һәм истәлекле урыннары, музейлары,театрлары.Татар сәнгатенең күренеклевәкилләре. Өлкәннәр һәм без.Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре.Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Өлкәннәрне хөрмәтләү.“Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы. Әдәбият – сәнгать дөньясында. Татар әдипләре, җырчылары, композиторлары, рәссамнары, сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә: К.Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал, М. Җәлил, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева;композиторлар: С. Сәйдәшев, С. Садыйкова;рәссамнар: Харис Якупов, Б. Урманче. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре:(санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, уеннар, халык җырлары, әкиятләр). Татар сөйләм этикеты үрнәкләре: мөрәҗәгать итү, үтенеч белдерү, тәкъдим итү, тәкъдимне кире кагу, гафу үтенү, теләк белдерү, риза булу (хуплау), риза булмау, гаҗәпләнүне белдерү, канәгатьсезлек белдерү, рәхмәт һәм хөрмәт белдерү. Урта баскычтауку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева,Г.Сабитов, Н.Гыйматдинова, М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев. Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына ана теленнән белем бирү Ана теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, теленең кулланылу мөмкинлекләренә туры китереп билгеләнә. Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына ана теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә ана теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), этнокультура өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру. Программа, аерым авторларга үз программаларын һәм алар буенча дәреслек төзүдә юнәлеш бирү өчен, үрнәк булып тора. Ул тел белеме бүлекләре буенча төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирүне күздә тота. Бу максатны тормышка ашыру мәктәп һәм гимназияләр алдына түбәндәге таләпләрне куя:
Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:
Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, аңлы-гамәли, интенсив, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, проектлар методы, рольле уеннар, чагыштыру, сурәтләү, әңгәмә, эксперимент һ.б. Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр: 1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү. 2. Татар теленең барлык бүлекләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. 3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү. 4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. 5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау. 6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру. 7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияты мирасына тарту. 8. Татар теле дәресләрендә белем бирү белән бергә тәрбияви бурычны да онытмау. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләре аша укуга карата кызыксыну уяту. Изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру. 9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү. Аралашканда, фикерләрне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп белдерү. Укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү. 10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур. Бәйләнеше сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Андый дәресләр укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя. Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү, гадәттә, өч юнәлештә алып барыла. Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерүдән гыйбарәт. Укучыларның сөйләм телен үстерүдәге икенче юнәлеш — аларның сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзне урынын белеп куллануга ирешүне максат итеп куя. Сөйләм үстерүнең өченче юнәлеше – укучыларның әйтергә теләгән фикерен сөйләмә һәм язма формада, ягъни телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу аралашканда, чыгышлар ясаганда, сочинение һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм сыйныфтан тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр Аралашу компетенциясе ул башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; урта һәм өлкән сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану һ.б. Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләргә өстенлек бирелә:
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүмат алу; сүз байлыгын арттыру, укучыларның сөйләмен грамматик яктан дөрес итеп формалаштыруларына ирешү һ.б. Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү — ул укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын аңлау . Бу уңайдан, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль танып-белү гамәлләрен үстерү һәм камилләштерүдә түбәндәгеләргә өстенлек бирелә:
Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре тагын да камилләштерелә, үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:
Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:
Тел системасы “Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә төп һәм югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә: - сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә; - татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый; - татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә. Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Стилистика” бүлегендә укучы:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
“Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
Гомуми белем бирү программасы Фонетика. Орфоэпия
Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия. Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Аларга фонетик анализ ясау. Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую). Шушы максаттан чыгып, орфоэпик сүзлектән файдалана белү. Графика 1. Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте. 2. Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру. Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмиятен аңлау. Морфемика һәм сүз ясалышы
Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.
Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү. Уку эшендә төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану. Лексикология һәм фразеология Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология. Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Синонимнар, антонимнар һәм омонимнар. Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре. Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр.Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр. Диалекталь сүзләр. Терминнар һәм һөнәри сүзләр. Жаргон сүзләр, сленг. Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр, иске сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр. Тел белеменең бер бүлеге буларак фразеолология. Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек. 2. Сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча, кулланылу ешлыгы буенча бүлә белү. Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану. Сүзләргә лексик анализ ясау. Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану. Морфология 1. Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология. Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр. 2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. Синтаксис
Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Тиңдәш кисәкләр. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы. Гади җөмлә төрләре: бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр. Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре. Туры һәм кыек сөйләм.
Орфография һәм пунктуация
Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы. Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу. Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Орфографик сүзлекләрдән файдалану. Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация. Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте. Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану. Стилистика Функциональ (фәнни, махсус эш (эш кәгазьләре) һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре. Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау. Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү. Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү. Тел һәм мәдәният
Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.
Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү. Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфта эшләгәннәрне дәвам итү формасында алып барыла; V-XI сыйныфларда ул түбәндәгечә тәэмин ителә:
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү: Сүзлек диктантын бәяләү
Контроль диктант- ел башында 65-80 сүз, ел ахырында 75-90 сүз Контроль диктантны бәяләү: 1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.) 2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела. 3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела. 4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела. Изложение текстының күләме ел башында 190-230 сүз (105-115 –язма күләме) ел ахырында 230-270 сүз (115-125- язма күләме) Изложениене бәяләү 1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.) 2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела. 3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела. 4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинениене бәяләү 1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.) 2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела. 3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела. 4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела. 2.1.4. Урта сыйныфларда әдәбиятны өйрәнү Урта сыйныфларда әдәбиятны өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:
Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатларын исә түбәндәгеләр тәшкил итә:
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр: Танып-белү өлкәсендә:
коммуникатив яктан:
эстетик яктан:
ӘДӘБИЯТ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ Татар әдәбияты предметын укыту ике этапка бүленә: I этап – урта сыйныфлар (V- IX сыйныф); Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә. Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора. Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, гомуми төп белем бирүнең соңгы этабында зуррак күләмле әсәрләрнең һәм татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә. Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора. Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала. Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителд УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ V- IX сыйныф Әдәбият тарихы Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана. Халык авыз иҗаты Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар. Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчми сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге. ХIХ йөз әдәбияты Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну. ХХ гасыр татар әдәбияты Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте. Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман сорауларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру). Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре. Төп әдәби-теоретик төшенчәләр Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ. Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой. Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
|
Рабочая программа Воспитателя старшей группы «Медвежонок» (5-6 лет)... Рабочая программа по развитию детей старшей группы (Далее Программа) разработана в соответствии с примерной основной общеобразовательной... |
Программа основной общеобразовательной школы Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования |
||
Основная образовательная программа Ендовищенской основной общеобразовательной... Ендовищенской основной общеобразовательной школы – филиала Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения |
Пояснительная записка Программа по информатике и икт для основной... Программа по информатике и икт для основной общеобразовательной школы (7 – 9 классы) составлена на основе |
||
Рабочая программа по реализации основной общеобразовательной программы... «от рождения до школы». / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой, образовательной программы доу в соответствии... |
Рабочая программа Совместной деятельности педагога с детьми (4-5... Составлена на основе примерной основной общеобразовательной программы дошкольного образования «От рождения до школы» под редакцией... |
||
Пояснительная записка Настоящая рабочая программа разработана на... «от рождения до школы». / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой, образовательной программы доу в соответствии... |
Издает приказы и решает все вопросы, связанные с деятельностью школы... Руководит на основе Устава основной общеобразовательной школы всеми видами деятельности школы |
||
Издает приказы и решает все вопросы, связанные с деятельностью школы... Руководит на основе Устава основной общеобразовательной школы всеми видами деятельности школы |
Образовательная программа начальной школы муниципального общеобразовательного... Стандарт к структуре основной образовательной программы, определяет содержание и организацию образовательного процесса на ступени... |
||
Рабочая программа разработана на основе адаптированной основной общеобразовательной... Целью программы является допрофессиональная трудовая подготовка обучающихся, необходимая для освоения учебно-образовательной программы... |
Публичный отчет мкоу зюинской основной общеобразовательной школы... Муниципальное казенное общеобразовательное учреждение Зюинская основная общеобразовательная школа по своей организационно-правовой... |
||
Образовательная программа основного общего образования по фгос Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения Дубравненской основной общеобразовательной школы |
Основная образовательная программа основного общего образования разработана... Аннотация к основной образовательной программе основного общего образования муниципального общеобразовательного казенного учреждения... |
||
Образовательная программа муниципального бюджетного общеобразовательного... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования 11 |
Пояснительная записка рабочая программа разработана на основе примерной... Муниципальное дошкольное образовательное учреждение – детский сад №1 «Колобок» общеразвивающего вида |
Поиск |